Әлки районында буген " Чаңгы юлы"н ачтылар
Әлки районы узәгендәге чаңгы базасында яңа кышкы сезон башланды. Чын кышны, ак карны,чаңгыларны сагынган әлкилеләр яңа салынган чаңгы юлына басты. Әлегә бу ярыш тугел-- hәркем бер чакрымлы дистанцияне узды.
Спорт бәйрәменә 80 кеше килгән иде. Алар арасында мәктәп укучылары да, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә бар. Чаңгы осталары инде узләрен курсәтте-- Иске Матак, Хузангай урта мәктәпләре укучылары, район узәк хастаханәсе хезмәткәрләре финишка беренче булып килде. Иң мөhиме, бу кышта беренче чаңгы шуудан hәркем канәгатьлек, куңел кутәренкелеге алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев