Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган авариядә бер кеше бик авыр җәрәхәтләр алган

Бүген, 30 июльдә, 14.30 сәгать тирәсендә Иске Әнҗерә һәм Яңа Әнҗерә авыллары арасында “Шевроле-Нива” автомобиле катнашында авария булган.

Машина зур тизлек белән югары вольтлы электр баганасына килеп бәрелгән. Руль артында булган ир-атны (ул тумышы белән Яңа Әнҗерәдән) авыр хәлдә “ашыгыч ярдәм” машинасы алып киткән. Бездәге мәгълүматлар буенча, автомобильдә пассажирлар булмаган.

Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина әйтүенчә, “Челтәр компаниясе” ААҖ эшчеләре хәзер авария урынында ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Тиздән авылларда ут булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев