Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган аварияләрдә бер кешенең гомере өзелде, бала имгәнде

Соңгы вакытта районда шактый юл-транспорт вакыйгалары булган. Ни кызганыч, анда кешеләр дә зыян күргән. Берсендә тугыз яшьлек бала җәрәхәтләнгән. Ә икенче бер авариядә кеше гомере өзелгән.

9 июльдә 11.20 сәгать тирәсендә Базарлы Матакның Крайнов урамында  велосипедта йөрүче 2012 елгы бала   юл хәрәкәте кагыйдәсен боза.

Урамдагы төп юл аша чыкканда  ул үз маневрының хәвефсезлегенә инанмый, бу вакытта өстенлеккә ия булган, төп юл буйлап барган Лада автомобиле йөртүчесенә юл бирми, нәтиҗәдә әлеге машина белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә велосипедчы малай тән җәрәхәтләре ала.

 

14 июль кичендә 22.00 сәгать тирәсендә Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлының 32,2 нче чакрымында – Хлебодаровка авылы янында авария була.

Алексеевск бистәсе ягыннан килүче Вольво автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза – юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламый һәм велосипедта баручы ир-атны бәрдерә. 1970 елгы велосипедчы үзе дә юл кагыйдәләрен санга сукмаган. Тәүлекнең караңгы вакытында ул автомобиль юлының яктыртылмаган өлешендә хәрәкәт иткән, ә үзенең киемендә дә, велосипедында да яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Өстәвенә, юлның автомобиль хәрәкәте уңаенда торган.

Юл-транспорт вакыйгасы фаҗигале төгәлләнә – велосипедчы, ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче үк, алган җәрәхәтләрдән авария урынында үлә.

 

22 июльдә 00 сәгать 05 минутта Югары Әлки-Түбән Колчурино автомобиль юлының 15 нче чакрымында OPEL MOKKO автомашинасы йөртүчесе юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламый һәм транспорт чарасын юлда тору кагыйдәсен боза. Җитмәсә, руль артында утыручы исерек хәлдә була.

Нәтиҗәдә машина юлда әйләнеп каплана. Бәхеткә, кешеләр зыян күрми.

 

Күргәнебезчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау аяныч нәтиҗәләргә китерә. Ә инде руль артына исерек хәлдә утырып үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен куркыныч астына кую җинаятькә тиң.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә мөрәҗәгать итеп, юлда хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә, уяу һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X