Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бурычлыларны ачыклау буенча рейд үткәрелде

.

Базарлы Матак авылында суд приставларының Әлки район булеге суд приставы-башкаручысы Инна Гнеденкова район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бурычлыларга карата салымнар һәм җыемнар түләттерү буенча рейд үткәрде.

Тикшерү транспорт салымын түләүдән качып йөрүче затларны ачыклауга юнәлдерелгән. Чара барышында андыйлар ачыкланмады.

2019 ел өчен транспорт салымын 1 декабрьгә кадәр түләмәгән район халкына карата салым органнары судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак, анда бурычны түләттерү турында боерык чыгарылачак. Алга таба башкарма җитештерүне суд приставларының Әлки район булеге хезмәткәрләренә тапшырачаклар.

Бурычлы кешеләргә РФ Административ хокук бозулар кодексының 17.14 маддәсе нигезендә административ штраф рәвешендә җәза, шулай ук транспорт чарасын кулга алу да яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев