Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел 11 сыйныфны тәмамлаучы 53 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырган

Быел байтак фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханын узган елгы белән чагыштырганда югарырак баллга тапшырганнар. Шунысы да мөһим, район мәктәпләрен тәмамлаган 54 укучының барысы да урта белем турында аттестат алган.

Районда быел 11 сыйныфны тәмамлаучы 53 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бер бала дәүләт чыгарылыш имтиханы биргән. Укучыларның барысы да имтиханнарда аттестат алу өчен зарур булган “бусаганы” узган.

БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, бердәм дәүләт имтиханнары тыныч, имин узган, кагыйдә бозу очраклары булмаган.

  • Укучылар елдан-ел БДИ тәртипләренә күнегә баралар, имтиханнарны тыныч кабул итәләр. Имтихан тапшыру нәтиҗәләре дә яхшыра. Бу, билгеле, дәүләт сынауларына әзерлекнең күп алдан башлануы белән дә бәйле. Сынау имтиханнарын да чынбарлыктагыга бик якын якын оештырабыз, чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен бу әйбәт “репетиция”,– ди Алсу Рафиковна.

Математиканың база һәм профиль дәрәҗәләре, тарих, физика, җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханнарын быел узган елгыга караганда яхшырак тапшырганнар. Ә математиканың база дәрәҗәсе, җәмгыять белеме, тарих буенча сынауларның уртача район күрсәткечләре республика күрсәткечләреннән берникадәр югарырак булган.

Мәгълүм булганча, рус теле һәм математика буенча БДИ һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри. Математиканың база дәрәҗәсе буенча быел 25 укучы, ә профиль дәрәҗәсе буенча 28 укучы сынау тоткан.

Калган фәннәр буенча иң күп сайланганы – җәмгыять белеме. БДИ да бу фәннән 20 укучы белемен сынаган. Быел физиканы сайлаучылар арткан – аны 14 укучы тапшырган. Димәк, әлеге төгәл фәнне тырышып үзләштерүчеләр, аны белүләренә инанучылар күбәйгән дигән сүз. Бу шулай ук инңенер-техник белгечлекләрне сайлаучыларның да арта баруы турында сөйлидер.

Химиядән – биш, биологиядән – сигез, информатикадан һәм инглиз теленнән – икешәр, тарихтан тугыз укучы БДИ тапшырган.

Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, республикада быел БДИ да 199 йөз баллы нәтиҗә теркәлгән. Безнең районда бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыручылар юк. Шулай да шактый югары баллар җыючы укучылар бар. Әйтик, Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаган Миләүшә Галләмова рус теленнән имтиханны 98 баллга тапшырган. Математиканы ул 84 баллга язган, ә җәмгыят белеме буенча 81 балл җыйган. Миләүшә уку елларында һәрчак Базарлы Матак мәктәбенең мактанычы булды. Ул төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда җиңү яулап, безне сөендереп торды.

Иске Матак мәктәбе укучысы Роман Матюшкин рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 96 баллга тапшырган, ә физикадан 72 балл җыйган. Борискино урта мәктәбеннән Стелла Шатунова рус теле буенча имтиханда 94 балл җыйган. Иске Матак мәктәбе укучысы Екатерина Ермолаеваның да белем дәрәҗәсе сыкланырлык – җәмгыять белемен ул 92 баллга тапшырган.

Районда тугыз укучы “Укуда аерата уңышлар өчен” медальгә лаек булган. Бу югары бүләкне  Базарлы Матак мәктәбенең биш чыгарылыш укучысы, Чуаш Кичүе мәктәбеннән – ике, Борискино һәм Түбән Әлки мәктәпләреннән берәр укучы алган. Әлеге медаль мәктәпне барлык фәннәрдән “бишле” билгеләренә тәмамлаган һәм ике мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын да ким дигәндә 70 баллга тапшырган егет-кызларга бирелә.

Бүген чыгарылыш укучылары өчен бик җаваплы чор. Алар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга әзерләнәләр, профессия сайлыйлар. Егет-кызларыбызга бары уңышлар гына юрап, берничә елдан яхшы әзерлекле белгечләр булып үзебезнең туган якка әйләнеп кайтуларын, хезмәт-казанышларын районыбыз үсешенә багышлауларын телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев