Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел 39 ана Татарстан хөкүмәтенең 50 һәм 100 мең сумлык ярдәмен алган

Районыбызда яшәүче, беренче балаларын 25 яшькә кадәр тапкан 31 ана быел Татарстан хөкүмәте билгеләгән 50 мең сум түләүне алган.

Ә өченче баласын 29 яшькә кадәр тапкан 8 әни 100 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган пособиегә ия булган. Беренче һәм өченче балаларын билгеле бер яшьтә тапкан авылда яшәүче аналарга өстәмә түләү турындагы программа республикада икенче ел эшли. Узган ел Татарстан хөкүмәтенең әлеге ярдәмен районыбызда 45 ана алган иде.

91 гаиләгә исә беренче балалары тугач айлык федераль пособие билгеләнгән. Мәгълүм булганча, ул айлык керемнәре бу төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 14043 сумнан артмаган гаиләләргә бирелә. Федераль айлык пособиенең күләме 8896 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев