Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел 63 кеше БДИ тапшырачак

БДИ хәзер югары уку йортларына керүчеләр өчен генә кирәк.

 Урта мәктәп тәмамлаучылар информатикадан имтиханны исә беренче тапкыр компьютерда тапшырачак. Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр белән безне БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина таныштырды.

 

Быел районда 11 сыйныфны 70 егет һәм кыз тәмамлый. Аларның 59 ы – БДИ, 11 е дәүләт чыгарылыш имтиханы  тапшырырга җыена. Урта мәктәпне үткән елларда тәмамлаган тагын дүрт кеше үзен БДИда сынап карарга теләк белдергән.

Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру пункты Базарлы Матак урта мәктәбендә була. Аудиторияләр онлайн видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазланачак.

Вузга керергә җыенучыларга рус теленнән һәм укырга керү өчен кирәкле фәннән имтихан тапшыру зарур. Ә дәүләт имтиханы тапшырасы укучыларга аттестат алу өчен рус теленнән һәм математикадан сынау бирү җитә.

Быел имтиханнарны  алдан бирү этабы булмаячак. Төп этап исә 25 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итә. Бездә беренче БДИны (химия һәм рус әдәбиятыннан) 31 майда тапшырачаклар.

Ә соңгы имтихан информатикадан, ул 24-25 июньгә билгеләнгән. Бу сынауны укучылар быел компьютерда тапшырачак. Бездә әлеге фәннән имтиханны өч кеше сайлаган, алар башка районга барып сынау бирәчәк.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге (37 кеше) имтихан өчен җәмгыять белемен сайлаган. 36 кеше математикадан сынау бирергә теләк белдергән. 16 укучы – биология,  12 укучы физика фәннәренә өстенлек биргән.

9 сыйныфны районда 180 укучы тәмамлый. Аларга рус теленнән һәм математикадан имтихан тапшыру мәҗбүри. Ә ирекле имтихан бирергә кирәкми. Рус теленнән сынау 24-25 майга, математикадан 27-28 майга билгеләнгән.

Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, мәктәпләрдә дәүләт имтиханнарына ныклы әзерлек бара. Чыгарылыш укучылары аларны сынау төсендә  тапшырып караган инде. Ә март ахырында ата-аналар бердәм дәүләт имтиханында үзләрен сынап караячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев