Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел аварияләрдә өч кешенең гомере өзелгән

17 ноябрьдә бөтен дөньяда юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне билгеләп үтеләчәк.

БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә 2005 елдан бирле бу көн һәр ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләнә. Әлеге халыкара вакыйга планетадагы барлык кешеләрнең игътибарын шундый хәвефле фактка юнәлтә: аварияләр нәтиҗәсендә дөньяда көн саен 3 меңнән артык кеше һәлак була һәм 100 меңгә якыны каты имгәнә. Үлүчеләрнең һәм зыян күрүчеләрнең зур күпчелеге –яшьләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2020 елга аварияләрдә зыян күрү үлем-җитемгә китерүче төп сәбәпләрнең өченчесе булырга мөмкин.

Юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләре – тизлекне арттыру, алкоголь куллану, транспорт чараларында техник күзәтү программалары һәм йөртүчеләрнең, пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итүче җайланмалар булмау.

Быелның 10 аенда районда 153 авария булган. Аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 22 кеше зыян күргән. Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне уңаеннан мәктәпләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында төрле чаралар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев