Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел балалар күбрәк туа

Бүген Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн христиан изгеләре Муром князе Пётр белән аның хатыны Февронияне искә алу көне буларак билгеләнә. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән. Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне буларак бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән, һәм җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим иткән.

2008 елдан бирле 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак үткәрелә. Ул инде күптәннән дини бәйрәм кысаларыннан чыкты. Петр һәм Феврония гаиләне яклаучылар буларак олылана. Бу икәүнең мәхәббәте һәм үзара хөрмәте, бер-беренә тугрылыгы гаилә тормышының идеалына әверелде.

Әлеге күркәм бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайланган. Ак таҗлы бу чәчәк чисталык, пакълек, мәхәббәт һәм тугрылыкны гәүдәләндерә.

Бәйрәм алдыннан без район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина белән очрашып, үзебездәге гаилә хәлләре белән кызыксындык. Энҗе ханым безгә шактый кызыклы мәгълүматлар җиткерде.

Быелның беренче яртысында ЗАГС бүлегендә 60 бәбине исәпкә алганнар. Бу узган елның шул чорындагыга караганда 11 балага күбрәк. Соңгы елларда һаман ир балаларның кызларга караганда күбрәк тууы күзәтелә. Ә бу яртыеллыкта әлеге аерма бигрәк тә зур – көчле җенес вәкилләре кызларга караганда ике тапкыр күбрәк дөньяга килгән. ЗАГС бүлегендә теркәлгән нарасыйларның 41е – малай, 19ы – кыз.

Бәбиләрнең 17се – гаиләдә беренче, 16сы икенче бала булып туган. Ишле гаиләләрнең артуы да сөендерә. 19 гаилә өченче бәбиләрен алып кайтканнар. Җиде гаиләдә – дүртенче, ә бер гаиләдә бишенче сабыйлары туу шатлыгын кичергәннәр.

Иң яшь әни – 20дә, ә иң яшь әти 21дә бала биләгән. Иң олы әни 41 яшьтә, ә иң олы әти 51 яшьтә нарасыйлары туу бәхетен татыган.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе әйтүенчә, әлкилеләр арасында Булат, Әмир, Аяз, Самат, Раяз, Рамазан, Арина, Егор, Данил, Тимур исемнәре популяр булып кала. Владимир, Игнат, Павел, Алексей, Елизавета исемнәрен дә яратып куша башлаганнар. Сирәк исемнәр ­– Агния, Таир, Инесса, Евангелина.

Елның беренче алты аенда 24 пар гаилә корган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 12 парга кимрәк. Билгеле, никахларның азрак булуы объектив сәбәпләргә дә бәйле. Мәгълүм булганча, яз айларында коронавирус пандемиясе аркасында ЗАГС бүлекләрендә күп кеше катнашында тантаналы язылышулар үткәрү кичектерелеп торды. Шунлыктан бездә дә кайбер парлар туйларын соңрак вакытка күчергәннәр.

Елның беренче яртысында 13 гаилә таркалган. Бу санның узган елгыга караганда дүрткә кимрәк булуы исә сөендерә генә.

Районыбызда мәхәббәт һәм тугрылык саклап озак еллар гомер иткән, тормыш авырлыкларын иңгә-иң торып бергә кичкән, нинди сынаулар очраса да  мөнәсәбәтләренең сафлыгын җуймаган, әйбәт балалар табып үстергән күркәм парлар байтак. Әйтик, Базарлы Матакта яшәүче Лев һәм Надежда Миндрюковлар 65 ел инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлыйлар. Лев Яковлевич – Бөек Ватан сугышы ветераны, Надежда Сергеевна – тыл хезмәтчәне. Чуаш Кичүе авылында яшәүче Габбас һәм Өммегөлсем Зәйдуллиннарның, Иске Әнҗерә авылыннан Марат һәм Фәрдия Сафиннарның, Чиябаш авылыннан Рәхимулла һәм Гөлзәминә Хисмәтовларның гаилә стажлары да алты дистә елдан артык. Алар барысы да Бөек Ватан сугышы елларында тылда намуслы хезмәт иткән ветераннар. Аларның тормыш юлы – яшь буын өчен менә дигән үрнәк.

Гаилә – кешенең кадерле байлыгы, бәхет нигезе. Гаиләләребезнең ныклыгын саклыйк, бер-беребезнең кадерен белеп яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев