Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел ун яшь әни республиканың акчалата бүләген алган

​​​​​​​Ел башыннан бирле районда өч яшь ана республика хөкүмәтенең 100 мең сумлык түләвен алган.

 

Әлеге акчалата бүләк өченче баласын 29 яшькәчә тапкан авылда яшәүче хатын-кызларга бирелә. Ә 25 яшь тулганчы  беренче баласын биләгән җиде әни 50 мең сум түләү алган. Узган ел исә 50 мең сум – 42 гаиләгә, ә 100 мең сум 15 гаиләгә бирелгән булган.

Айлык керемнәре республикадагы хезмәткә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумының икеләтә күләменнән, ягъни 20.588 сумнан кимрәк булган 31 гаиләгә быел  беренче балалары тугач айлык пособие билгеләнгән. Аның күләме 9713 сум. Балага өч яшь тулганчы түләнүче әлеге пособиене узган 2020 елда 200 гаилә алган.

Бу хакта Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки район бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Дормидонтова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев