Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел урта мәктәпне тәмамлаучы 22 укучы алтын медальгә дәгъва кыла

Чыгарылыш сыйныфлары укучыларының урак өсте – бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар.

Районыбызның урта гомумбелем мәктәпләрен быел 79 егет һәм кыз, ә тугызынчы сыйныфны 197 укучы тәмамлый. 

Имтихан бирү пунктлары Базарлы Матак урта мәктәбендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә урнашкан. Сынау бирүчеләр саны аз булган очракларда укучылар дәүләт имтиханын Чистай шәһәрендә тапшыра.  
Башка еллардан аермалы буларак, 11 сыйныфларда быел имтихан биремнәрен укучылар күз алдында, аудиториядә принтер аша бастырып чыгаралар. Имтихан тәмамлангач, бланкларны сканер ярдәмендә компьютерга кертәләр.
Мәгълүм булганча, унберенчеләр математикадан һәм рус теленнән мәҗбүри дәүләт имтиханы тапшыра. Калган фән-нәрдән имтиханнарны үз теләкләре белән сайлыйлар. Бездә укучылар өстәмә имтихан буларак күбрәк җәмгыять белемен, биологияне сайлаган.
Соңгы елларда математикадан дәүләт имтиханы ике төрдә – база һәм профиль сынавы буларак үткәрелә. Профиль төрен нигездә шушы юнәлештә вузларга керүче укучылар сайлый. Районда 75 чыгарылыш сыйныфы укучысы математиканың база төрен, ә 37 укучы профиль төрен тапшырган. 34 бала икесендә дә үзен сынап караган.
Шуны да әйтик, югары уку йортларына укырга керү өчен рус теленнән – 36, математикадан 27 балл җыярга кирәк.
Районда быел 11 сыйныфны тәмам-лаучы 22 укучы алтын медальгә дәгъва кыла. Гел “бишле”гә генә укучы бу балалар дәүләт имтиханын уңай билгеләргә тапшырган очракта Россия медале белән бүләкләнәчәк. Ә республика медален алу өчен БДИда ким дигәндә 75 балл җыю зарур. Тугызынчы сыйныфны исә 16 укучы гел бишле билгеләренә тәмамлый.
Бердәм дәүләт  имтиханнары 20 июньгә кадәр дәвам итә. Ә 23 июньнән соң  мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев