Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел янгыннарда 4 кешенең гомере өзелгән

Ел башыннан бирле районда 13 янгын булган, утта 4 кешенең гомере өзелгән.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, быел ут-күз үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 21,1 процентка күбрәк булган. Янгыннарның күп өлеше – 11е – торак секторында чыккан. Ни аяныч, анда 4 кеше һәлак булган.

Исерек хәлдә өйдә саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә Каракүл һәм Базарлы Матак авылларында ут чыгып, әлеге фаҗигаләрдә өч кеше үлде. Ә Иске Матакта ут белән саксыз эш итү аркасында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булды.

Электр җиһазларын файдалану, мич ягып җылыту кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү – районда булган янгыннарның төп сәбәпләре, ди Радис Инсапов. Кешенең милкенә зыян салучы, гомерен куркыныч астына куючы янгын фаҗигасен булдырмас өчен һәркем хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев