Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 11 кешегә карата беркетмәләр төзелгән

Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 11 беркетмә төзелгән.

Мәгълүм булганча, административ штраф бу хактагы карар законлы көченә кергәннән соң ике айдан да соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штрафны вакытында түләмәүчеләргә карата законда кырыс чаралар каралган. Мондыйлар срогында түләнмәгән штрафны ике тапкыр арттырып (әмма 1 мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алуга, я булмаса 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.

Районда быел штрафлар буенча бурычлы 2 кеше суд карары белән административ кулга алынган, 3 кешегә түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә штрафлар салынган. Дүрт  эш әле судта карала.

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Әгәр кагыйдәләрне бозып штрафка тартылгансыз икән, аны вакытында түләргә ашыгыгыз. Әҗәткә әйләнгән штраф күбрәк чыгым һәм мәшәкатьләр китереп чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев