Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Чиста ярлар” акциясе үткәрелә

Бүген районда “Чиста ярлар” акциясе үткәрелә.

Мәктәп һәм һөнәр училищесы укучылары, оешма, учреждениеләр вәкилләре Базарлы Матак аша агучы Актай елгасы ярларын чүп-чардан, куе булып үскән агач-куаклыктан, коры үләннәрдән чистарту белән мәшгуль.

Актай быел күп су җыйды, киңәеп, матураеп китте. Аның фаунасы, ягъни җанвар-җәнлекләре дә ишәйде. Күпердән узганда берничә минут елганы күзәтеп торсаң, су күсесе, кондыз кебек гомеренең төп өлешен суда үткәрүче җанварларны күрергә була. Алар үзләрен әйбәт хис итәләр, табигать кануннары буенча яшәп, үрчеп яталар. Үткен тешле кондызлар гомумән елгага хуҗа булдылар: алар бик тырышып биредә буалар коралар, яр буенда үскән калач калынлык агачларны да бер төндә кимереп аудара алалар. Бүгенге көндә дә алар карандаш очлагандай өянке әле авам, менә ишеләм, дип, тирә-якка куркыныч тудырып торалар.

Актай ярларын чистарту өчен аларны оешмаларга, мәгариф учреждениеләренә бүлеп беркеттеләр. Бу эштән мәдәният хезмәткәрләре  дә читтә калмады. Елганың югары өлешеннән алып олы юл күперенә тикле җирендә “Каенкай” балалар бакчасы, “Алинә”, “Ләйсән” комплекслары, спорт мәктәбе вәкилләре эшләде. Ә күпернең икенче ягында Балалар иҗаты йорты, ДОСААФның район оешмасы, туган як тарихы музее һәм агрокөллият филиалы хезмәткәрләре үз өлешләрен кертте. Балталы ир-атлар яр буенда куерып үскән өрәңге үсентеләрен тападылар, көрәкләр белән кипшенеп үләннәрне чаптылар. Геннадий Вассунов, Александр Ферапонтов, Нариман Мөстәкыймов, Әхәт Игъламов кисеп аударган куаклар тау булып өелде. Аларны трактор әрҗәсенә төяделәр. Данил Гыйниятуллин белән Рәзил Вәлиев үләннәрне җыештырды.

–Без кичә дә чапкан идек, чүп-чарны җыйдык, шактый эш башкардык,–ди Данил. Әхәт Игъламов болай дип өсти:

–Күрәсезме  өчкә ярылган карт агачны? Аны моннан кисеп алу өчен көчле техника, кран кирәк. Күпер тирәсе төнлә караңгы, куркыныч, фонарьлар куйсалар шәп булыр иде.

“Чиста ярлар” акциясе Актай буйларын тәртипкә китерергә булышыр, билгеле. Әмма районыбыз символы булган Актай өчен бу гына аз, зур көч куеп, техника кулланып аны тирәнәйтсәк, карт агачлардан арындырсак кына максатка ирешербез, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев