Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дендропаркка нигез салдылар

Дендропаркка нигез салдылар

4 һәм 5 октябрьдә районда урман утырту көннәре үткәрелде.

Район урманчылыгы җитәкче-лесничие урынбасары Людмила Желтухина әйтүенчә, оешма-предприятиеләргә, мәктәпләргә, авыл җирлекләренә мең төп агач үсентесе – миләш, каен, юкә – таратылган. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары чаңгы базасы территориясенә бик күп агачлар утыртканнар. Тыл хезмәтчәннәре скверын музей коллективы яшелләндергән. Базарлы Матакның Крайнов урамына 30 төп миләш утыртылган. Авылларда мәктәпләр, ФАПлар, клублар тирәләрендә яшь агачлар пәйда булган.

Урманчылык территориясендә исә дендропаркка (бик күп төрдәге, шул исәптән сирәк агачлар үсә торган парк) нигез салынган. Яңа паркка 15 төрдәге агач һәм куак үсентеләре утыртканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев