Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дүрт храмда бәйрәм гыйбадәтләре булды

1 майдан 2 сенә каршы төндә Базарлы Матак, Иске Хурада, Сихтермә-Хузангай һәм Түбән Колчурино чиркәүләрендә Пасха гыйбадәтләре узды.

 

Пасха – православныйларның ел буе көтеп алынган иң зур бәйрәме. Пасха  гыйбадәте төнге сәгать 12 дә дин тотучыларның храмнар тирәли йөреше  белән башланып китте. Аннан соң чиркәүләрдә бәйрәм догалары укылды.

2 май – Пасха көнендә православныйларның өйләрендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Кулич, буялган йомыркалар, башка сый-хөрмәтләр куелган табыннар артында дуслар, туганнар очрашты. Балалар иртәдән храмнарга килделәр, биредә аларны Пасха күчтәнәчләре белән сыйладылар.  Гомумән, бу көнне барлык өйләрдә  сабыйлар өчен бәйрәм бүләкләре, тәм-томнар әзерләнгән иде.

Район благочинные Андрей Зиньков  Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып бәйрәм гыйбадәте үткәрде, шулай ук күп балалы гаиләләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев