Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында дүрт кибетнең хуҗалары җаваплылыкка тартылган

Узган атна дәвамында эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 нче статьясын бозу белән бәйле 15 беркетмә төзегәннәр.

  Әлеге статья халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча закончалык белән каралган вазыйфаларны үтәмәүне аңлата. Моның өчен вазыйфалы затларны 10-20 мең сум, юридик затларны 100-200 мең сум күләмендә административ штрафка тартырга мөмкиннәр.

Ковидка каршы чараларны бозган өчен район үзәгендәге дүрт кибетнең хуҗалары җаваплылыкка тартылган, битлек кию режимын кат-кат бозган ике кешегә штраф салынган. Аларның берсе – Спас районы егете, икенчесе республикабыз башкаласыннан.

Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын бозган өчен Юхмачы авылындагы кафеның 10 көнгә ябылуы хакында хәбәр итте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев