Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ел башыннан бирле тонировка кагыйдәләрен бозган 29 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган

Районда ел башыннан бирле тонировка кагыйдәләрен бозган 29 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

11 августта район ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль тәрәзәләренә тиешле таләпләрне үтәмичә тонировка ясау фактларын ачыклау, мондый кагыйдә бозуларга юл куймау максатында рейд үткәрделәр. Тикшерү барышында тонировкага бәйле кагыйдәләр бозуның өч очрагы ачыкланган.

–Тонировка кагыйдәләрен бозу фактлары ачылган очракта инспекторлар, закон нигезендә, (КоАП РФ) йөртүчегә карата административ материал төзи,–ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рәмзил Вәлиуллин. –Беренче тапкыр бу кагыйдәне бозучыга 500 сум штраф салу каралган. Әгәр машина йөртүче билгеләнгән срокта гаебен төзәтмәсә, аны 500 дән 1000 сумга кадәр штраф көтә.

Аның әйтүенчә, транспорт чарасының ян-як һәм алгы пыялаларының  яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын файдалану тыела.

–Мондый рейдлар районда әледән-әле үткәрелеп торачак. Пыяланы кирәгеннән артык караңгылату юл хәрәкәте  иминлегенә тискәре йогынты ясый. Чөнки кагыйдә буенча караңгылатылмаган пыялалар машина йөртүченең реакциясен акрынайта. Тәүлекнең караңгы вакытында бу бигрәк тә хәвефле. Артык тонировка төшерелгән пыялалы автомобильләрнең  юл-транспорт вакыйгаларына юлыгу ихтималы зур,–ди Рәмзил Вәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев