Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында электр челтәрләре яңара

Реконструкция Базарлы Матак урамнарының барысына да диярлек кагыла.

– Иске электр линияләре заман таләпләренә җавап бирмиләр иде, еш кына электр белән тәэмин итүдә өзеклек булгалый. Хәзерге вакытта 10 киловольт көчәнешле һава линияләрен алыштыру буенча эшнең 80 проценты төгәлләнде,–дип хәбәр итә район электр челтәрләре начальнигы Руслан Шәйхетдинов.
Реконструкция Базарлы Матак урамнарының барысына да диярлек кагыла. Моның өстенә ике трансформатор подстанциясен алыштыру планга кертелгән – бер яңа заманча электр җайланмасы автостанция янәшәсендә һәм икенчесе Яһудин урамында барлыкка киләчәк. Челтәр компаниясе белгечләре авыл халкының электр энергиясен вакытлыча сүндерүләргә тыныч каравына өметләнә. Хәзерге вакытта районда башкарыла торган барлык төр эшләрнең 75 проценты электр җайланмаларында кулланучылар сизми дә калырлык итеп башкарыла. Әмма район үзәгендә болай эшләү мөмкин түгел, шунлыктан вакыт-вакыт электр бирүне туктатып торырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев