Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшмәкәрләр өчен “Бизнес-десант 2018” семинары булды

  Бизнесны уңышлы алып бару өчен эшмәкәрләргә үз мәшәкатьләре эчендә кайнау гына җитми.

Гел яңарып торган кануннар һәм кагыйдәләрдән хәбәрдар булу,  дәүләтнең эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программаларыннан файдалана белү зарур. Эшкуарларга әнә шул җәһәттән ярдәм күрсәтү максатында республикада “Бизнес-десант” проекты эшли башлады. Бу атнада белгечләр бездә семинар оештырдылар.

 

 

“Актай” кафесында чәй өстәлләре янында районыбыз эшмәкәрләре республика белгечләре белән үз проблемалары һәм бизнесны үстерү юллары хакында әңгәмә корды. Әлеге очрашуда район башлыгы Александр Никошин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Эльвира Нуруллина катнашты.

– Бу проект кысаларында без инде өченче тапкыр җыелышабыз. Бизнес бер урында тормый, гел үсә, үзгәреш кичерә. Хөрмәтле эшмәкәрләр, дәүләт структураларыннан кем дә булса сезгә басым ясый икән, дәшми тормагыз, турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итегез. Без һәрчак сезне тыңларга һәм булышырга әзер. Арагызда, йөк ташу белән шөгыльләнүчеләр, төзелеш материаллары җитештерүчеләр бар. Үзегезнең продукцияне һәм хезмәтләрне рекламаларга кирәк. сезне районыбызда гына түгел, башка төбәкләрдә дә белсеннәр, – диде Александр Никошин, семинарны ачып.

Аннан соң экранда кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары турында презентация күрсәтелде. Шуларның берсе – Татарстан Гарантия Фонды ярдәме (поручительство). Эшмәкәр банктан кредит алганда үз средстволары җитмәсә, ул Фонд поручительлегеннән файдалана ала. Мәсьәлә уңай хәл ителгәндә өч яклы килешү төзелә. Кредит алучы бизнесмен Фондка әлеге суммадан процент түли. Банклар тагын микрофинанс заемнары тәкъдим итәләр.

Кредитлар хакында сүз чыккач, эшмәкәр Владимир Иванов моның өчен бик күп документлар җыярга кирәк булуга һәм кредитның зур процентка бирелүенә зарланды. Моңа җавап итеп Чистай шәһәрендәге бизнес-инкубация үзәге җитәкчесе Вадим Мясников Россия Үзәк Банкының процент ставкасын 9 процент дәрәҗәсендә билгеләвен һәм банкларның аны түбәнрәк итә алмавын аңлатты. Кәгазь боткасына килгәндә, бик аз документлар пакеты таләп ителгән кредит оешмалары да бар,  ди ул.

Очрашуда эшмәкәрләр өчен отышлы булган лизинг-грант программасы хакында да сөйләштеләр. Әгәр үз эшен алып баручы эшкуар яңа җиһаз яисә техника алырга тели, әмма акчасы җитми икән, ул шушы программада катнаша ала. Конкурста җиңгән очракта лизинг килешүе нигезендә  аның беренче взнос чыгымнарына субсидия түләнә. Шунысы да бар: бер елдан азрак эшләүче эшмәкәрләр өчен кире кайтарыла торган сумманың проценты зуррак та. Вадим Мясников әйтүенчә, былтыр лизинг-грант программасында катнашкан гаилә фермалары җитәкчеләренә дәүләт килешүләр буенча средстволарның 70 процентын кире кайтарган.

Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов лизинг түләвенә иминиятләштерү чыгымнарының да кертелүен искә алды, бу процедураны нинди компания башкаруы белән кызыксынды. Вадим Мясников аңлатуынча лизинг бирүче үзе үк иминиятләштерүче дә икән.

Бүгенге югары технологияләр чорында үз продукцияңне интернет аша сату гаять отышлы. Ә моның өчен товарыңнан бренд ясый белергә, үз сайтыңны булдырырга һәм аны интернет-кибетләрдә продукцияңне сату өчен файдаланырга өйрәнергә кирәк. Эшмәкәрләргә бу хакта да аңлатылды.

Очрашуда бизнеска дәүләт ярдәме чаралары хакында җентекле мәгълүмат урнаштырылган интернет-ресурслар белән дә таныштырдылар.       

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев