Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында фермер Юрий Ензаев меңнән артык каз һәм тәвә кошлары үстерә

–Үз эшемне ачасым, үз җиремдә хуҗа булып яшисем һәм хезмәт итәсем килде,–ди туган авылы Чуаш Борнаенда крестьян-фермер хуҗалыгы булдырган Юрий Ензаев.

Быел ул “Агростартап” программасы буенча 3 миллион сум грант отты һәм, ферма төзеп, казлар үстерә башлады.

 

Юрий Ензаев – көче-энергиясе, эшләү теләге ташып торган яшь ир-егет. Ул үзен төрлечә сынап караган: контракт буенча армиядә хезмәт иткән, читкә китеп төзелештә дә эшләгән. Әмма күңеле барыбер туган якка тарткан. “Шәһәрдә яши алмыйм мин. Авылдагы иркенлек, матур табигать, саф һава җанга якын. Мин – бөтен барлыгым белән авыл кешесе”,–дип сөйли Юрий.

Дәүләт тә җирдә эшләүгә, терлек-туар асрауга күңеле яткан, үз эшен булдырырга теләгән тәвәккәлләрне  авылга җәлеп итүнең төрле мөмкинлекләрен тудыра. Фермерлык эшчәнлеген башлап җибәрүче Юрий Ензаевка да “Агростартап” программасында катнашырга тәкъдим итәләр. “Кирәкле документларны туплауда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре  бик ярдәм итте”,–ди ул. Район башлыгы Александр Никошин да фермерның эш барышы белән даими кызыксынып тора, килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын табарга булыша.

–Юрий Валерьевич, ә нигә нәкъ менә казлар үстерүгә алынырга булдыгыз?–дип соравыбызга ул болай ди:

–Без бит кечкенәдән казлар карап, бәбкәләр саклап үстек. Безнең авылда каз асраучылар гел күп булды. Шушы эшкә күңелем тартты да тәвәккәлләп тотындым.

Фермер арендага 3,5 гектар җир ала. Авыл читендәге чүп үлән, каракура (бурьян)  баскан ташландык бу урынны чистартып, ферма төзелешен башлый. Кыска гына вакыт эчендә биредә 3 мең кошка исәпләнгән аркалы (арочный) ике ферма бинасы калкып чыга, участок тирәсе тулысынча тотып алына.

–Беренче каз бәбкәләрен – өч көнлек 300 кошны күрше район инкубаторыннан 21 майда  алып кайттым.  Бер атнадан тагын тәүлеклек 1000 бәбкә сатып алдым. Казларым барысы да линда токымлылар. Болар асрау өчен иң кулай төр. Көйсез түгелләр (неприхотливые), зур булып үсәләр, бер-беренә һәм кешеләргә карата дустанәләр (дружелюбные),–дип сөйли Юрий.

Ничек кенә булмасын, каз үстерү ансат эш түгел. Үз  хуҗалыгыңдагы 20 бәбкәне дә тернәкләндерә алмый аптырыйсың кайчак. Ә биредә алар күпме!

Бәбкәләрне дөрес ашатуга бик зур әһәмият бирә Юрий. Сыйфатлы катнаш азыкка, витаминнарга акчаны кызганмый. Коры сөтне алларыннан өзми. Акрынлап вакланган бөртек катнашмасы белән тукландыруга күчә.

Берничә ел элек күпләп каз үстерүче бер хуҗалыкта булганда байтак кошларның ярымшәрәлегенә игътибар иткән идем. “Аптыраган инде, шулай бер-берсенең йоннарын йолкыйлар”,–дип зарланган иде хуҗа кеше. Ә биредә, күз тимәсен, андый хәлне күрмисең.

–Кошлар бит бер-берсен тикмәгә генә йолкымый. Бу аларның организмына ниндидер матдәләр җитми дигән сүз. Мин ветеринария хезмәткәрләре белән киңәшләшеп, казларның рационы тулы кыйммәтле булуны кайгыртып торам. Аннан соң, бәбкәләр бит иркенлектә, төрле үлән ашап, суда коенып үсә. Бу да алар өчен бик мөһим,–дип аңлата кош үстерү нечкәлекләрен Юрий Ензаев. 

Арырак кына елга агып ятса да, фермерның казларын анда күрмәссең, гомумән, алар ферма биләмәләреннән читкә чыкмый. “Башта ук шулай уйланылган, казларым елганы да пычратмас, табигатькә зыян салмас”,–ди Юрий.

Ул арендалаган участокның бер өлеше түбәнлектә, сазлыклы урында. Фермер шунда күл казый башлаган, аны тагын да зурайтырга уйлый. Казлар әлеге сулыкта рәхәтләнеп коена.

Көне буе иркендә йөргән кошларны ферма бинасында кундыралар. Кичен аларны ничек җыеп бетерәләр дисәң, моның да сере бар икән. Вакыты җиткәч, Юрий сыбызгыда сызгырта. Казлар шул тавышка тиз арада җыелалар ди.

Билгеле, мондый зур хуҗалыкта  бәбкәләр арасында авыру, үлем очраклары да булмый тормый. Әмма тулаем алганда казлар нык, матур булып үсеп киләләр.

Юрий Ензаев кошчылыкны тагын да киңрәк җәелдерү планнары белән яши.

–Ферма төзелеше белән быел бәбкәләр алу соңгарак калды. Киләсе елга моны иртә иртә яздан башлап, җәен икенче партия казлар алып үстерү ниятем дә бар,–ди ул.

Фермер каз асрау белән генә чикләнергә исәбе юк. Тора-бара үрдәкләр, бытбылдыклар (перепелка) алып үстерергә җыена. Тәвә кошлары үрчетә башларга да ниятли. Быел алты тәвә бәбкәсе сатып алган инде, аларны өе янындагы бинада үстерә. Суыткыч җиһазлары өчен аерым бина, инкубатор төзергә, каз йолкый торган җиһазлар да сатып алырга теләге бар.

Нияте булгач, аларны тәгаен тормышка ашырыр Юрий Ензаев. Бик тырыш, эшчән, максатчан ир-егет ул. Кулы эш белә. Нәрсәгә тотынса шуны булдыра. Хатыны Людмила да ирен һәр эштә хуплап, ярдәм итеп тора. Өч балалары үсеп килә. Авылда яңа өй җиткерергә җыеналар.

Чебешләрне көзен саныйлар, дигән әйтем бар. Казларны да шулай. Берничә айдан сугым вакыты да җитә. Казларны урнаштыру белән проблема булмас кебек. Инде хәзердән үк күпләп сатып алырга  теләк белдерүчеләр бар икән. Казның бит аның берние дә әрәм булмый. Ите затлы, эче-башы, мае, мамыгы-каурые – һәркайсына сорау бар. Тырыш хезмәтләре куанычлы нәтиҗәләр дә китерсен иде бу гаиләгә. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Уңыш бит уңганнарга юлдаш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев