Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында  гриппка каршы прививка ясый башладылар

Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә,  вакцина беренче чиратта балаларга, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, халыкка хезмәт күрсәтү тармагында эшләүчеләргә, хроник чирләрдән интегүчеләргә ясала.

 Районга инде гриппка каршы вакцинаның беренче мең дозасы кайткан. Ул авыл ФАПларына таратылган. Теләгән һәркем район үзәк хастаханәсенә яисә авыл медпунктына барып прививканы бушлай ясата ала. Җомга көнне  медицина хезмәткәрләре район үзәгендәге базарда да кешеләргә прививкалар ясаганнар. Шушы бер көндә генә дә 63 райондашыбыз гриппка каршы укол кадаткан.
Сентябрь  гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт икән. Табиблар әйтүенчә, прививка ясатканнан соң кешедә әлеге авыруга каршы иммунитет барлыкка килә, ул 6-12 ай дәвамында грипп белән чирләүдән саклый. Кеше авырса да, чир җиңел уза, өзлегүләр булмый. 
Прививка ясатыр алдыннан  табибта тикшерү үтәргә кирәк. Вакцина ясатучы  соңгы ике атнада салкын тиеп авырмаган булырга тиеш. Тавык йомыркасы агына аллергиясе булган кешеләргә дә прививка ясатырга ярамый. 
Гүзәл Хәбибуллина сүзләренә караганда, быел районда 8500 кешегә, шул исәптән 2640 балага гриппка каршы вакцинация үткәрү күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев