Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Җиңү көнендә бәйрәм тантаналары узачак

9 Май – Җиңү көне районда тантаналы төстә билгеләп үтеләчәк.

Төп бәйрәм чаралары район үзәгендә була. Бәйрәм иртәсендә (9.00) Базарлы Матакта Җәяүлеләр бульварында мәдәният хезмәткәрләре  “Җиңү хәтере” сугышчан хроникасы композицияләре оештырачак.

9.45 сәгатьтә Мәңгелек ут каршындагы мәйданга Бөек Ватан сугышы ветераннары белән машиналар колоннасы килә. Сәгать 10 да биредә тантаналы митинг башлана.

Үзәк паркта иртәдән С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее Бөек Ватан сугышына багышланган экспозицияләрен урнаштырачак. Биредә шулай ук хәрби кыр кухнясы эшләр, бәйрәмдә катнашучылар “солдат боткасы” авыз итә алыр.

Авылларда да Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар узачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын – олы һәм кадерле бәйрәмебезне бергәләп, зурлап үткәрик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев