Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында җиде гаиләдә – дүртенче, ике гаиләдә бишенче балалары туган

Район ЗАГС бүлегендә ел башыннан бирле 96 бәби теркәлгән.

Аларның 63е малайлар, 33е кызлар. 26 бала – гаиләдә беренче, 32 бала икенче булып туган. 29 гаиләдә өченче балалары туу шатлыгын кичергәннәр, җиде гаиләдә – дүртенче, ике гаиләдә бишенче сабыйларын алып кайтканнар.

Ә ноябрьдә ЗАГС бүлегендә биш нарасыйны исәпкә алганнар. Узган айда биш гаилә төзелгән, ә ел башыннан бирле 61 пар язылышкан. Ни кызганыч, 11 айда 33 пар араларын өзгән, ә ноябрьдә 4 гаилә аерылышкан. Үткән айда 33 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән, ә ел башыннан бирле 303 кеше вафат булган.

Чагыштыру өчен: 2019 елның ноябрендә ЗАГС бүлегендә алты бәби (ел башыннан – 100 бала) исәпкә алынган, алты пар (82) өйләнешкән, өч гаилә (40) таркалган, 17 кеше (238) бакыйлыкка күчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X