Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Игътибар – балалар!” профилактика операциясе бара

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактика операциясе үткәрә.

Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмауга юнәлдерелгән әлеге чара бөтен республика күләмендә оештырыла. Елның җиде аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 238 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 5 баланың гомере өзелгән, 254 е тән җәрәхәтләре алган. Анализ күрсәткәнчә, август-сентябрь айларында балалар катнашында аварияләр саны арта икән. Озын җәйге ялдан соң үсмерләр юлда хәвефсезлек таләпләрен бераз оныталар, аларга транспорт мохитенә кабат күнегү зарур була.

Быел җәен район үзәгендә үсмер бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды. Ленин урамында велосипедта йөрүче малайны автомобиль бәрдерде. Ярый әле үсмер җиңелчә генә зыян күрде. Медицина хезмәткәрләре аңа ярдәм күрсәтеп, өенә кайтарып җибәрделәр.

Автоинспекторлар профилактика операциясе вакытында юлда балаларның зыян күрүен кисәтү максатында бик күп тикшерү-чаралар үткәрәләр. Шулай әти-әниләр, укытучылар, гомумән, олылар балаларның хәвефсезлеген тәэмин итүгә бик җитди карарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев