Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике әбүнәче “Языл һәм телевизор от!”акциясендә бүләкләр отты

“Кулыма газета алмасам, нидер җитмәгән кебек”

“Татмедиа” АҖ басмаларына язылып, бүләк тә отарга була. Моның өчен “Татмедиа” нәшер итә торган өч газета-журналга подписка рәсмиләштерергә һәм квитанцияләр күчермәләрен Казанга юлларга кирәк. “Языл һәм телевизор от!” акциясендә актив әбүнәчеләребез ел саен катнаша. Бу елның икенче яртысына матбугатка язылу нәтиҗәләре буенча Карга авылыннан Гөлсинә Галиуллина һәм Иске Алпардан Гөлфия Зәйнуллина бүләкләргә ия булдылар.

 

 

Аларның “Татмедиа” акциясендә беренче генә катнашулары түгел. Карга авылында  озак еллар балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан Гөлсинә Галиуллина үзе дә гомергә газета-журналлардан аерылмады, укучыларында да басма матбугатка, китапка мәхәббәт тәрбияләү өчен күп көч куйды.  Ул һәр подписка чорында бер кочак газета-журналларга языла, һәр юлы акциядә катнаша, шактый бүләкләр дә отты.

–Лаеклы ялга чыккач матди мөмкинлекләр берникадәр чикләнде. Быел мәшәкатьләребез дә байтак булды – төпчек улыбызны өйләндердек, өебезне ремонтладык. Шуңа, быел икенче яртыеллыкта республика матбугатының электрон вариантларын гына укырмынмы әллә, дип уйлаган идем. Әмма почта бүлекчәсе начальнигы Рафидә Садыйкова кыстагач, тәки “Әлки хәбәрләре”нә, “Шәһри Казан”га, “Сөембикә”гә язылып куйдым, квитанция күчермәләрен Казанга да юлладым. Дөрес, барлык басмаларның электрон вариантларын да укып торам. Тик типографиядә басылган газета-журналны кулыңа алып уку бөтенләй икенче – ләззәтлерәк тә, рәхәтрәк тә инде. Ирем Фаис та укырга бик ярата. Менә тагын бер сөенеч: “Языл һәм телевизор от!” акциясендә Polaris мультиваркасы миңа эләгеп куйды! – ди Гөлсинә ханым.

Аны ихластан котлап, бүләк мультиварканы тапшырдык.

Иске Алпар авылында почтальон булып эшләүче Гөлфия Зәйнуллина икенче тапкыр инде акциягә районыбыздан иң зур суммага  квитанцияләр юллаучы буларак кызыксындыру призына ия булды. Ул да укырга бик ярата, кем әйтмешли, газета-журналларны “су кебек эчә” икән. Бу яртыеллыкта гаиләләре белән “Әлки хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан” газеталарын, “Сөембикә”, “Сәхнә”, “Татарстан” журналларын алдыралар.

–Көн дә кулыма газета-журнал алмасам, нидер җитмәгәндәй тоела. Матбугат укып күпме мәгълүмат аласың, күңел офыкларың киңәеп киткәндәй була, белемең арта. Авылдашларымны да газеталарга язылырга үгетлим. Шөкер, Алпар халкы укуга, гыйлемгә мөккибән,–дип сөйләде Гөлфия ханым, бүләген тапшырырга дип редакциягә чакыргач.

Кемнеңдер акчасы җитмичәрәк торса, бүлеп түләү шарты белән дә яздыра икән газетага Гөлфия. Матбугатка язылу ункөнлеге турында да алдан ук искәртеп куя. “Менә 3 октябрьдә район газетасына ташламалы бәягә язылу башлана. Күпләр шул декаданы көтеп тора”,–ди.

Хезмәтен зур тырышлык белән башкаручы, матбугатка язылуны әйбәт оештыручы  почтальон буларак, без Гөлфия Зәйнуллинага редакция бүләген – чәй сервизы тапшырдык.  Акциянең кызыксындыру бүләге – “Татмедиа” логотибы төшерелгән футболканы да ул сөенеп кабул итте.

–Барлык райондашларыбызны газеталарга актив язылырга  һәм “Татмедиа” АҖ акцияләрендә катнашырга чакырабыз,–диделәр бәйгедә бүләкләр откан әбүнәчеләребез.

 

Әбүнәчеләр арасында бүләкләр уйнату 16 августта Казанда “Татмедиа” бинасында узды. Лототрон тартмасына бәйгедә катнашучылар исемлеге буенча 178 номер салынган. Төп бүләк – телевизорны  Әтнәдән Рафаэль Мөхәммәтҗанов откан. Бер кеше Polaris мультиваркасына, бер кеше Moulinex блендерына, берәү– Polaris иттарткычына, ә 12 кеше сарык йоныннан сырылган юрганга ия булган.

Акциянең срогы 2019 елның 22 апреленнән 2019 елның 20 сентябренә кадәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев