Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике исерек шофер тоткарланган

​​​​​​​Соңгы ике атнада район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ике йөртүчене тоткарлаган.

 

Бу хактагы административ материаллар районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясына юлланган. Руль артына салмыш хәлдә утырган өчен ел ярымнан ике елга кадәр срокка “права”дан мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә штраф салу каралган. Бу хакта безгә район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рәис Сафин хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев