Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында имин булмаган 12 гаилә патронаж исәбендә тора

Эчкечелек гаиләнең нигезен какшатучы, тормыш мәгънәсен бетерүче яман гадәт ул. Аннан аракы колына әйләнгән ир я хатын үзе генә түгел, янәшәсендәгеләр, бигрәк тә балалар иза чигә.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комимссиясендә әнә шул катлаулы да, фаҗигале дә мәсьәләне карап тикшерделәр.

 

 

Комиссияне район башлыгы Александр Никошин җитәкли. Ул утырышка баштан ук ачыктан-ачык сөйләшү төсмере бирергә чакырып, проблеманың бик тә кискен торуын искәртеп үтте.

–Элегрәк аракы эчү белән мавыгып китеп дөньясын оныткан, ата-ана вазыйфаларын үтәми башлаган кешеләр белән даими эш алып барыла иде. Чөнки бит олыларның бу яман гадәтеннән балалар зыян күрә – алар тиешле тәрбия алмыйлар, табигать биргән сәләтләрен үстерүдән мәхрүм... Дөресен генә әйткәндә, тамак туйганчы ашаудан да мәхрүм алар,–диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта патронаж исәбенә 12 гаилә алынган икән, аларда 25 бала үсә. Патронаж күзәтүе дигәне бу гаиләләрнең төрле оешмага беркетелүен, алар белән берничә юнәлештә даими эш алып барылуын аңларга кирәк. Әйтик, табиблар эчкече әти-әниләрне дәваларга тырыша, социаль яклау органнары, мәгариф хезмәткәрләре балаларның куркынычсызлыгын, белем алуларын кайгырта. Өстәмә белем һәм тәрбия бирүче педагоглар аларны иҗат һәм спорт түгәрәкләренә җәлеп итәләр.

–Төрле хезмәтләрнең уртак тырышлыгы әйбәт нәтиҗә бирә: узган елда уңай якка үзгәргән берничә гаиләне патронаж исәбеннән төшереп калдырдык. Әмма социаль яктан куркыныч дип танылган гаиләләр дә бар әле. Әйтик, район хастаханәсенең наркология кабинетында 107 хроник эчкече исәптә тора. Узган елда республика наркодиспансерында 8 кеше дәва узды. Безгә эчкечелекне башлангыч чорында ачыкларга кирәк. Әмма авыл җирлекләре башлыкларыннан сигналлар юк. Ә бит аракы белән дуслаша гына башлаган кешене туры юлга кайтару ансатрак,–диде Ленар Фәнил улы, җирле хакимнәрне җаваплырак булырга чакырып.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Шәфиев имин булмаган гаиләләрдә үсүче балаларны спортка җәлеп итүләрен әйтеп үтте.

–Үсмерләр даими күнегүләр белән мәшгуль, аларны тренерлар да күз уңында тота. Спортта җиңү мондый балаларда тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү теләге тудыра, ягъни үз-үзенә карата таләпчәнлек, дисциплина тәрбияли,–диде ул.

Кызганычка каршы, кайда эчкечелек, шунда еш кына хокук, закон бозу да була бит. Район эчке эшләр бүлекчәсе...  Илнар Сибаев раславынча, быел җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрүнең 43, шунда ук аракы эчеп торуның 2 очрагы теркәлгән. Эчке эшләр бүлекчәсендә спиртлы эчемлек кулланган бер үсмер дә исәпкә алынган, бусы бигрәк тә аяныч бит. Бу кешеләр белән хокук сакчылары әңгәмәләр үткәрәләр, мондый гамәлләре өчен җаваплылыкка тартыласын аңлаталар. “Гомумән, полицейский белән сөйләшү генә түгел, очрашу да исерекне “айнытып” җибәрә,”–дип билгеләп үттеләр утырышта катнашучылар.

Ә менә район хастаханәсендә 180 кеше исәпкә алынган инде: табиблар ярдәменнән файдаланган исерекләр быел 19 кешегә арткан. Бу турыда баш табиб Игорь Леонтьев сйләде. Аларның 13 е – айнымас сәрхүшләр, сүз-киңәшкә дә колак салмый алар, дәвалап та булмый үзләрен. Узган елда бишесен, быел берсен республика диспансерына җибәреп савыктырырга тырышып караганнар. Әмма исерек үзе айнырга теләмәсә, кем әйтмешли, “медицина көчсез”...

–Узган елда бер ир-ат аракы эчеп агуланып үлде. Ялгыз яшәүче, беркайда да эшләмәүче бу кеше үзен-үзе җиңә, аек тормышка күчә алмады, – диде Игорь Витальевич.

Эчкечелеккә бирелгән ата-аналар, бигрәк тә аларның балалары “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге контролендә. Җүнсез аталарны, аналарны ничек итеп игә китерергә тырышулары хакында үзәк җитәкчесе Наталья Камалетдинова бик борчылып, тәфсилләп сөйләде.

–Авыр хәлгә тарган кешеләргә  ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар: әйбәт якка үзгәргән 7 гаиләне исәптән төшердек. Әмма ничек кенә тырышсак та, кайберләрен игә китерә алмыйбыз. Тагын шунысы да бар: авыл җирлекләре башкарма комитетларыннан бәлага юлыккан кешеләр, гаиләләр турында хәбәрләрне  эш тирәнгә киткәч кенә җиткерәләр безгә. Әйтик, гаиләнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары бик күбәеп, аларны электрдан, газдан өзгәч кенә белеп алабыз проблема турында. Безгә мондый мәгълүматны яшереп калырга тырышырга түгел, киресенчә, бергәләп эшләргә кирәк, – диде ул.

Район башлыгы Александр Никошин да ачыктан-ачык сөйлшүгә өндәгәч, утырышта һәр гаиләнең, һәр эчкече ир я хатынның исем-фамилияләрен атап, гаепләренең нидә һәм ни дәрәҗәдә икәнлеген әйтеп сөйләштеләр. Юхмачы һәм Иске Салман җирлекләрендә бу юнәлештә нәрсә эшләнүе турында Рәмис Сәлахов һәм Айдар Хәлиуллин җиткерде. Билгеле, без, матбугат чаралары, бу исемнәрне фаш итә алмыйбыз. Шулай да тәртипсез тормыш белән яшәүче, аракы эчеп, өенә шикле бәндәләр алып кайтып мәҗлесләр корып яшәүче, балалары барлыгын кайчак бөтенләй онытып җибәрүче, беркайда да эшләмичә, утка-газга түләмичә, әмма исеркеч эчемлек алуга акча табучы (бәлки, баласына дигән пособиегә алалардыр агу тулы шешәне?) бу хәсрәт аналарның, ир-ат исеме йөртеп тә, гаиләсендә тәртип урнаштыра алмаган аталарның газета битләрендә тетмәсен тетәсе бик килә!

...Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясендә бәлага тарган гаиләләр, алардагы балалар белән эшләүнең конкрет чаралары билгеләнде, аларның нәтиҗәлелеген билгеләү өчен ешрак гочрашырга килешенде.

–Андыйларга игътибарлырак булыгыз. Ә мин сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер. Без моны бергәләп кенә эшли алабыз,–диде Александр Никошин, комиссия әгъзаларына һәм җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев