Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иминлекне Казаннан килеп тә тәэмин итәләр

Районга Казаннан автобус белән полиция хезмәткәрләре килде.

Кичә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү башланды. Ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирү вакытында халыкның иминлеген тәэмин итү –иң мөһиме. Бу чорда район хокук сакчылары көчәйтелгән режимда эшли. Тавыш бирү көннәрендә районда иминлекне тәэмин итәргә ярдәм итү максатында ТР Эчке эшләр министрлыгы аша  Казаннан 26 полиция хезмәткәре килде.

Районда 49 сайлау участогы эшли. Анда халыкка йогышлы чир ияртмичә  гражданлык бурычын үтәү өчен барлык шартлар тудырылган.

Бер атнага сузылган тавыш бирү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Казаннан килгән хокук сакчылары үзебезнең полиция хезмәткәрләренә яхшы ярдәм булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев