Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында интернетта экстремизмга һәм терроризмга каршы тору чаралары турында фикер алыштылар

Җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге Алексеевск аграр көллияте филиалы студентлары белән түгәрәк өстәл үткәрде.

Фикер алышу яшьләр арасында экстремизмга һәм терроризмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада яшьләрнең Интернетта вакытларын үткәрү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Әлки районы "Форпост" җитәкчесе Ксения Волкова сүзләренә караганда, безнең яшьләрнең виртуаль дөньяда ничек ял итүен, нинди әңгәмәләрдә, социаль челтәрләрдә һәм төркемнәрдә утыруларын белү һәм аңлау зарур.

– Без балалар белән интернет-киңлектә дә эшлибез. «Форпост» үзәгенең рәсми битендә конкурслар, акцияләр уздырабыз, яшьләрне дөрес мәгълүмати мохиткә җәлеп итәбез, экстремизм һәм терроризмга каршы тору чаралары комплексына багышланган материаллар бастырабыз, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев