Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иртәгә 30 мәчеттә гает намазы укылачак

Иртәгә районның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазы укылачак.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев хәбәр иткәнчә, мәчетләрдә гает вәгазе 3 сәгать 45 минутта башлана. Ә 4 сәгать 15 минутта гает намазы укылачак.

Корбан гаете чараларын оештырганда йогышлы авырулар таралуны булдырмас өчен Роспотребнадзорның барлык таләпләрен дә үтәү сорала. Мәчетләргә бары битлек яисә респиратор, пирчәткә белән генә керергә мөмкин. Намаз укыганда тиешле араны саклау мәҗбүри.

–Гает намазына гадәттә халык күп җыела. 1,5 метр ара саклап намазга басканда кешеләрнең барысы да мәчет бинасына сыймаячак. Күпләр намазны урамда укыр дип күздә тотыла. Шуның өчен мәчетләрнең тирә-юньнәре җыештырыла. Бүген Карга мәчетендә өмә – Аллаһ йорты тирәсендә җәелгән плитәләрне юып, намаз уку өчен әзерлиләр. Чирәм өстенә намазлык җәеп уку да бик күркәм булачак. Бу авыру йоктырмас өчен хәвефсезлек җәһәтеннән дә кулай. Гает мөбәрәк булсын, чалган корбаннарыбызны Ходай кабул итсен!–ди имам-мөхтәсиб Ирек Сәләхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев