Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Карга” терлекчелек комплексында янгын булды

​​​​​​​25 майда “Карга” терлекчелек комплексында янгын булды.

  Янгын сүндерү частеның кизү постына сигнал иртәнге 11 сәгатьләрдә килеп ирешә. Ут сүндерүчеләр санаулы минутларда комплекска барып җитәләр һәм утка бөтен корпуска таралырга мөмкинлек бирмиләр. Алар килгәнче терлекчеләр (16 кеше) сыерларны биналардан чыгарырга, үзләре дә куркыныч урыннан китәргә өлгерәләр, шушлыктан зыян күкрүчеләр юк. Милеккә зыян да зур түгел.

Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, ут сүндерүдә 4 берәмлек техника кулланылган, янгынга каршы 15 кеше көрәшкән. Алар утны бер сәгать эчендә сүндереп өлгергәннәр.

Ут чыгуның сәбәбе – бина эчендәге электр челтәрендә кыска ялганыш. Янгын сыер саву корпусының административ-хуҗалык  өлешендә икенче катны юкка чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев