Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районында  кайбер оешмалар инде үз биналарын Яңа ел чыршылары һәм төсле утлар белән бизәп өлгерделәр

​​​​​​​Әйләнә-тирәдә инде Яңа ел рухы сизелә башлады.

  Табигать тә тырышты – ап-ак йомшак карларын яудырып, дөньяны аклыкка төрде. Пенсия фондының район идарәсе хезмәткәрләре инде үз биналарын һәм тирә-юньнәрен Яңа ел рухында гаҗәеп матур итеп бизәп тә куйдылар. Саклык банкы каршындагы  чыршыда да төсле утлар яна. Кибетләр инде Яңа ел уенчыклары, ясалма чыршылар, тәм-том тулы бүләкләрне сатуга чыгардылар.

Район урман хуҗалыгы өчен дә тынгысыз көннәр, эш-мәшәкатьләр башланырга тора. Әлеге предприятиенең җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенә караганда, алар чыршылар кисеп сату буенча барлык килешү һәм рәсми документларны әзерләп бетергәннәр. Киләсе атнадан бригада  чыршылар хәзерләү эшенә керешә икән. Озакламый инде урман гүзәлләре өйләребезгә кайтып, бәйрәм сөенече биреп торырлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев