Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Хач ману коенулары өчен өч бәке җиһазландырыла. Кая?

Хач ману коенулары өчен районда өч бәке җиһазландырылачак.

19 гыйнварда барлык православныйлар  изге бәйрәм – Хач мануны билгеләп үтәчәк. Әлеге бәйрәмдә изгеләндерелгән ачык сулыкларга һәм бәкеләргә чуму гадәткә кергән. Гыйнвар суыкларына карамастан,  бездә дә һәр елны бозлы бәкедә  коенучылар  була. Район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, быел коену өчен бәкеләр Базарлы Матак, Хузангай һәм Хурада авыллары буаларында җиһазландырыла. Изгеләндерелгән бәкегә чуму 19 гыйнварга каршы төндә сәгать 12 дә башлана. Ә иртәнге 8 дә чиркәүләрдә бәйрәм гыйбадәтләре була.

 

Бәкеләр янында коткаручылар, медицина хезмәткәрләре, полицейскийлар кизү торачак. Теләге булган кешеләргә бары махсус җиһазланган урыннарда гына коенырга киңәш ителә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев