Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан өч гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Фото

6 мартта район ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында икенче балалары туган өч гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.

8 Март бәйрәме алдыннан махсус шулай оештырылган диярсең: “капитал белән туган” бәбиләрнең өчесе дә кызлар. Юхмачы авылында яшәүче Рәфис һәм Рәмзия Ганиуллиннарның икенче кызлары Ясминәгә бүген 7 ай тулган. Чуаш Кичүеннән Ринас һәм Люция Мусиннарның икенче кызлары Самирә һәм Базарлы Матактан Раил белән Алсинә Галимовларның икенче кызлары Риана исә ике айлыклар.

Тантанага килгән гаиләләрне икенче сабыйлары туу һәм гаилә капиталына ия булу белән район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина котлады.

–Никахлашу залында без яшь парларны язылыштырабыз. Ә бала туу – гаиләнең иң зур шатлыгы. Дәүләтебездә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юллары  гамәлгә ашырыла. Икенче яисә аннан соңгы нарасыйлары дөньяга килгән әти-әниләргә ана капиталы тапшырылу – әлеге ярдәмнәрнең берсе. Бүген сез шундый сертификатларга ия буласыз. Аларны гаиләләрегезгә файда китерерлек итеп кулланыгыз. Ә балаларыгыз тагын да ишәйсен, икенче сабый белән генә тукталып калмагыз,–диде ул.

ЗАГС бүлеге белгече Розалия Сафина да яшь гаиләләргә изге теләкләрен җиткерде.

Аннан соң Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов гаиләләргә ана капиталы сертификатлары тапшырды. “Капитал” ияләрен тәбрикләп, ул бу средстволарны торак шартларын яхшырту максатында, балаларның укуына һәм әниләрнең пенсиясен арттыруга файдаланып булуын искәртте (напомнил).

–Узган елдан бирле  ана капиталын файдалануда яңалыклар да бар. Әйтик, гаиләнең һәр әгъзасына уртача айлык керем бу төбәктәге яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 14 мең сумнан кимрәк булган очракта балага яшь ярым булганчы капитал средстволарыннан гаиләгә ай саен 8896 мең сум пособие түләнеп барырга мөмкин,–дип аңлатты Рәис Фоатович.

Бүген сертификат алган гаиләләр капиталны нигездә торак сатып алу өчен файдаланырга ниятлиләр икән. Алар бу нисбәттән Рәис Галләмовка бик күп сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Ул исә һәркайсына тәфсилләп җавап бирде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина гаиләләрнең һәркайсына бүләкләр тапшырды. Аларның абый, апа булган беренче сабыйлары да күчтәнәчсез калмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев