Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында хезмәт куркынычсызлыгы буенча кайда укырга?

Мин бер газетада, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары да хезмәт куркынычсызлыгы буенча белем алырга, бу хакта таныклыклары булырга тиеш, дип укыган идем. Ирем шундый хуҗалык җитәкчесе. Ул кая укый ала икән? Шул турыда язып чыксагыз иде. Н. Хәйруллина.

Әлеге сорауга җавапны без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча киңәшчесе Рафик Галләмов ярдәме белән әзерләдек.

Куркынычсызлык техникасы һәр тармакта бик мөһим әйбер. Чөнки бу кеше гомере һәм сәламәтлеге белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләр хезмәтне саклау кагыйдәләрен белергә, аларның үтәлүен тәэмин итәргә тиешләр.

Бер тапкыр бу юнәлештә белем эстәп, кулыңа таныклык алсаң, бу сиңа өч ел тынычлап эшләргә мөмкинлек бирә. Аннан соң янә белемнәрне яңартасы.

Җитәкче һәм белгеч булып яңа урнашканнар исә бер ай эчендә хезмәтне саклау буенча белем алырга тиешләр. Болай эшләмәгәндә штраф санкцияләре каралган.

Ә кайда белем алу мәсьәләсенә килгәндә, районга һәр елны диярлек белгечләр килеп, хезмәтне саклау буенча укулар оештыралар. Быел шундый уку 30 ноябрьдән 4 декабрьгә чаклы Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында булачак. Укыган һәм таныклык алган өчен 1500 сум түлисе. Укуларны Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты белгечләре алып бара.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев