Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Хәтер” стеласындагы исемлек тулыландырыла

​​​​​​​Базарлы Матактагы “Хәтер” стеласында районыбыздан Бөек Ватан сугышына киткән якташлар исемлеген тулыландыру дәвам итә.

 

Азат итүче солдат һәйкәле янындагы аллея бик матур итеп эшләнде. Анда аркалы композицияләр ясалды, Әлки җиреннән яу кырына киткәннәрнең  исемнәре язылган металл плитәләр урнаштырылды. Әлеге исемлекләр белән кызыксынучылар бик күп. Кешеләр анда үзләренең туганнарының, авылдашларының исемнәрен эзлиләр. Бу мемориал районыбыздан фронтка киткән, сугыш кырында һәлак булган, тыныч тормышта мәңгелеккә күчкән батыр якташларыбызга үзенә күрә һәйкәл кебек.

“Хәтер” стеласындагы исемлекне тулыландыру дәвам итә. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында исеме стелага кертелмәгән якташларыбыз турында мәгълүматларыгыз булса, аларны район хакимиятенә (208 нче кабинетка) тапшырсагыз иде. Мәгълүматлар җыю җәй ахырынача дәвам итә. Аннан өстәлгән исемнәрнең барысы да стелага кертеләчәк. Бу мөһим мәсьәләгә битараф булмыйк. Беркем дә онытылмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев