Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Хузангай” җәмгыяте печәнгә төшәргә әзер

“Хузангай –терлек азыгы хәзерләү техникасы иң әйбәт хәлдә булган хуҗалык.

Соңгы көннәрдә районда эшләгән республика комиссиясе әнә шундый нәтиҗә ясаган. Азык хәзерләү техникасының торышын бәяләгән әлеге белгечләр төркеме белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелек итте. Алар “Хузангай”  җәмгыятендә техниканың әзерлегенә югары бәя бирде.

“ВостокЗернопродукт”ның “Үзәк Әлки” филиалы, бу бәйгедә күп баллар җыеп, икенче урынны алды.

Комиссия “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”, “Көньяк Әлки” филиалларының да азык хәзерләүгә тулысынча диярлек әзер булуын билгеләп узды. Ә менә “Яшь көч” ҖЧҖ һәм “Көнбатыш Әлки” филиалына җитешсезлекләрне төзәтү буенча тырышасы бар әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев