Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кипкән үлән янып китү очраклары теркәлгән

Районда кипкән үлән янып китү очраклары теркәлгән.

Бу хакта янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов

(главный государственный инспектор по пожарному надзору) хәбәр итте. Аның әйтүенчә, узган елгы кипкән үлән яну ут белән саксыз эш итү яисә балалар шаяруы аркасында килеп чыга. Кагыйдә буларак, мондый ялкын күп очракта контрольсез рәвештә зур тизлек белән шактый мәйданнарга тарала. Еш кына ул торак биналарга, хуҗалык корылмаларына, ә кайчагында кешеләр гомере өчен дә куркыныч тудыра. Узган ел район территориясендә кипкән үлән һәм чүп-чар янып китүнең 12 очрагы теркәлгән булган. Берничәсендә ялкынның торак йортларга күчү хәвефе дә булган. Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе аркасында гына бәла чыкмый калган.

Җирләр кардан арчылды, шактый кипте. Кайберәүләр хәзер махсус рәвештә кипкән үләнгә ут төртәләр. Әмма бу туфрактагы микроорганизмнар өчен бик зарарлы. Шуның өстенә, үлән өстеннән ут күрше участокларга кадәр үрләргә, янгын китереп чыгарырга мөмкин.

Баш инспектор Радис Инсапов янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди. Кипкән үлән һәм чүп-чар яндырган өчен административ җәза чаралары каралган. Әлеге гамәл өчен аерым кешеләргә – 2 меңнән 3 мең сумга, вазыйфаи затларга – 6 меңнән 15 мең сумга, юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X