Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кирәк икән, ипи дә китереп бирәләр

Авыл җирлекләре советларының башкарма комитетларында азык-төлек, дарулар илтеп бирүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр кабул итәләр.

Мәсәлән, Чуаш Кичүе җирлек советында телефонда кизү тору оештырылган. “Моңарчы әле мөрәҗәгать  итүчеләр булмаган иде, менә бүген пәнҗешәмбегә  Новостройкага ипи китерүне үтенеп шылтыраттылар. Анда 8 йорт бар. Һәркайсында 2-3 кеше яши.

Аларны ярдәмсез калдырмаячакбыз,”–ди җирлек башлыгы Ирина Мамбетова.

Аның әйтүенчә, авылларда өлкәннәрне кайгырту, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен волонтерлар бар. Бу игелекле эшкә укытучылар, клуб һәм китапханә, җирлек советы хезмәткәрләре алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев