Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында көн саен дүрт мең тонна сенаж салалар

Районыбыз механизаторлары көнгә дүрт мең тоннага чаклы сенаж сала башладылар. Маллар өчен 21 мең тоннадан артык сусыл, кыйммәтле әлеге азык базларга салынды.

Чагыштыру өчен: былтыр бу вакытта районда нибары 7300 тонна сенаж хәзерләнгән булган. Яшел массаны траншеяләргә салу буенча  “Кызыл Шәрык-Агро” филиаллары зур тырышлык куя. Алар 18 мең тонна сусыл азык хәзерләргә өлгергәннәр. Соңгы көннәрдә “Хузангай” җәмгыятендә дә сенаж салу темпы активлаша төште. Биредә маллар өчен әлеге азыкны 3 мең тонна хәзерләделәр.

Сенаж күпьеллык үләннәрдән салына. Әлеге үләнне беренче чабудан хуҗалыкларда 500 тонна печән дә хәзерләнде.

Районда 11 мең 546 гектар мәйданда көнбагыш игелә. Хәзер күп хуҗалыкларда көнбагышның рәт араларын эшкәртәләр. Бу эш 8500 гектар мәйданда башкарылды.

Бөртек өчен кукуруз мәйданнары да бездә республика районнары белән чагыштырганда иң күпләрнең берсе. Ул 12 мең 700 гектар җир били. Механизаторлар инде кыйммәтле кукуруз культурасының рәт араларын эшкәртүгә керештеләр. Әлегә ул 440 гектарда эшләнгән.

Чәчелгән мәйданнарның 47 мең гектары чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән. Тагын 10 мең гектар җиргә корткычларга каршы һәм  6300 гектарда төрле авыруларга каршы химик препаратлар кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев