Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында комбайннарны эшләгән җирләрендә тикшерәләр

Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Анедрей Петухов һәм “Әлки хәбәрләре” газетасының бүлек мөдире Газиз Нуруллин бөртек суктыру комбайннарына техник карауның ни дәрәҗәдә үткәрелүен ачыклау, алардан куркынычсыз файдалануны тикшерү максаты белән рейд үткәрделәр.

“Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең Көнчыгыш филиалында булып, тикшерүчеләр кырга бардылар. Монда бу вакытта 8 комбайн бөртек суктыра һәм 3 йөк машинасы бөртекне элеваторга ташып тора иде. Тикшерү нәтиҗәсендә комбайннарның бөтен кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин ителүе ачыкланды. Комбайнчылар махсус эш киемендә. Тикшерү барышында үзйөрешле машина белән техник карау талоны булмаган килеш идарә итү факты ачыкланды. Аның буенча хуҗалык җитәкчесенә язмача күрсәтмә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев