Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында концертлар, спорт ярышлары кичектерелә

Яман инфекция мәдәният тармагына да үз төзәтмәләрен кертте.

19 марттан республиканың барлык мәдәният учреждениеләрендә массакүләм чаралар кичектерелә яисә бөтенләй үткәрелми.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, клублар, китапханәләр, музейлар эшләвен дәвам итә. Аларда бары күп кеше катнашындагы чаралар үткәрү кичектерелә, шул исәптән түгәрәкләр эше туктап тора. Музыка мәктәбендә исә балалар белән индивидуаль төстә эшләячәкләр.

–Чаралар үткәрелмәсә дә, мәдәният хезмәткәрләре тик утырмаячак, билгеле. Барлык авылларда да Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек эшләре бара. Клуб, китапханә хезмәткәрләре бәйрәм митингларында сәхнәләштерелгән күренешләр белән чыгыш ясаячак. Сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә барып “бер тамашачы концертлары” кую дәвам итә. Хезмәткәрләребез шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәлләр һәм стелаларны төзекләндерү, тирәләрен ямьләндерү эшләре белән мәшгуль булачак,–ди Рәсимә Гайфуллина.

Март аенда район мәдәният йортында чуаш дәүләт драма театры чыгыш ясарга тиеш булган. Аларның спектакльләре майга күчерелгән. Димәк, алынган билетлар гамәлдә кала. Нияз Җәләлов концерты, Казанда март азагында үткәрү күздә тотылган Әлки якташлар җәмгыяте очрашуы шулай ук соңрак вакытка күчерелә.

15 апрельгә кадәр шулай ук спорт ярышлары үткәрү дә туктатыла. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илмир Шәфиев хәбәр иткәнчә,  хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры, өстәл теннисы, йөзү ярышлары соңрак вакытка күчерелә. Йөзү бассейны да вакытлыча кешеләрне кабул итми.

Мәктәпләрдә язгы каникул берничә көнгә алдан – 19 мартта башланды. Ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ял вакытында балаларга шәһәрләргә экскурсиягә барырга, күп кешеле чараларда катнашырга киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев