Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында күп балалы Гайнетдиновлар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр

​​​​​​​Базарлы Матакта яшәүче күп балалы Гайнетдиновлар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.

Район үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясенә Әлкинең баш автоинспекторы Рәис Сафин кунакка килде. Әни булырга әзерләнүче  һәм яңа гына бәби тапкан гүзәл затларга ул юл хәвефсезлеге, балаларны транспортта  имин йөртү кагыйдәләре хакында сөйләде. Автомобильдә махсус җайланмада – автокреслода йөртүнең баланың хәвефсезлеге өчен никадәр мөһим булуына аеруча басым ясады. Бу хакта кызыклы фильм да карадылар.

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе очрашуга буш кул белән килмәгән. Ул һәркемгә яктылык кайтаргыч брелоклар тапшырды. Базарлы Матакта яшәүче, өч бала үстерүче Гайнетдиновларга исә автокресло бүләк итте.

Бу гаиләнең башлыгы Инсаф “Хузангай” җәмгыятендә зоотехник, ә хәләл җефете Рузилә хастаханәдә икътисадчы булып эшли. Кызлары Ильвинага ун яшь, ә Әмир алтыны тутырган. Әле яңа гына уллары Айнур дөньяга килгән. Автоинспекциянең  бүләген Гайнетдиновлар бик сөенеп кабул иткәннәр.

–Без балаларны автомобильдә һәрчак махсус креслода йөртәбез. Бу аларның хәвефсезлеге өчен дә зарур, юлда барганда йоклап китсәләр дә уңай. Кечкенә улыбызга автокресло-бишек кирәк иде инде, сатып алырга җыенып йөри идек. Уйламаган җирдән шундый зур бүләк булды. Район ЮХИДИ бүлекчәсенә мондый файдалы акция оештырулары, гаиләбезгә игътибар күрсәтүләре өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәммәбезнең балалары сәламәт булсын!–ди күп балалы әни Рузилә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев