Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында квитанцияләрне ник берләштерделәр?

.

“Соңгы айларда электр энергиясе һәм торак-коммуналь хуҗалык күрсәткән хезмәтләр (су, чүп-чарны чыгару) өчен түләүләрне бер квитанция белән генә башкарабыз. Моны ни өчен шулай эшләделәр икән? Электр исәпләү приборы күрсәткечләрен кемгә, ничек тапшырырга икәнлеге дә аңлашылып бетми. Шул турыда газетага языгыз әле.

Алия, Базарлы Матак”

 

Укучыбыз соравына җавапны “Татэнергосбыт”ның Әлки участок җитәкчесе Фәрит Галиуллин  ярдәмендә әзерләдек. У болай диде:

–Чыгымнарны оптимальләштерү максатыннан бердәм исәп-хисап үзәге “Татэнергосбыт”ка кушылды. Без хәзер 26 агентлык килешүе белән эшлибез. Әйтик, ПЖКХ җәмгыяте (чүп-чар чыгару), “Базарлы Матак” идарәче компаниясе (күпфатирлы йортлар), “Инженерлык челтәрләре”  җәмгыяте (су белән тәэмин итү) безнең белән эшли хәзер. Без бу оешмалар исеменнән халыкка квитанция таратабыз. Электр энергиясе өчен түләүләр дә шул ук квитанциягә языла. Әлегә ике программа белән эшлибез, әмма тиз арада бер программага күчәчәкбез.

Әгәр кулланучыларга нидер аңлашылмый икән, квитанциядә күрсәтелгән 4 телефонның теләсә кайсына шылтыратып ачыклык кертергә була. Түләүләрне элеккечә онлайн-банклар, почта аша башкару уңайлы. Татэнергосбыт сайтында шәхси кабинет аша эшләү тагын да җайлырак. Һәм һәр очракта да счетчик күрсәткечләрен кулланучы үзе кертә, төзәтә дә ала. Барысы да төгәл булсын өчен түләүләрне айның 25 енә кадәр башкарып өлгерергә кирәк. Соңга калучыларның квитанцияләрендә узган ай өчен түләнгән, әмма исәп-хисап счетына кереп өлгермәгән сумма бурыч буларак язылачак. Андый очракта безгә шылтыратыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев