Әлки районында кырга чыгасы техниканың әзерлеген тикшерделәр
Яңалыклар

Әлки районында кырга чыгасы техниканың әзерлеген тикшерделәр

Районда язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканың төзеклеген тикшерделәр.

Тракторлар һәм тагылма агрегатларның әзерлегенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашындагы комиссия бәя бирде. “ВостокЗернопродукт”тагы 167 тракторның 130 ы кырга бүгеннән чыгарга әзер. Чәчкечләрнең дә әзерлеге әйбәт – 70 нең 69 ы төзек. 12 чәчү комплексының берсе генә ремонтланып бетмәгән.

“Хузангай”да тагылма агрегатлар әзер. Ә менә тракторларга игътибар кирәк әле, бүгенгә 54 нең 47 се төзек. “Яшь көч”тә исә 5 тракторның 4 есе төзекләндерелгән, 6 чәчкеч тә ремонтланып бетү алдында.

Крестьян-фермер хуҗалыкларында тырмалар ремонтланып бетү алдында. Башка тагылма агрегатлар буенча әле эшлисе бар.

Комиссия  машина-трактор паркының торышын да күздән кичерде. Шулай ук ашламалар, чәчүлек орлык запасы буенча эшлекле тәкъдимнәр әйтелде.


Нет комментариев