Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Ленинградны дошман камалышыннан азат итүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уза. Фото

Ленинградны дошман камалышыннан азат итүгә 75 ел тулу бөтен ил күләмендә зурлап билгеләп үтелә.

Ә бит Нева ярындагы бу шәһәрне саклау һәм азат итүдә  әлкилеләр дә каһарманнарча катнашкан.

Бөек Ватан сугышы башлангач та фашистлар Ленинградны яулап алуны иң зур максат итеп куя. 1941 елның көзендә шәһәрне тулысынча чолгап алып, бертуктаусыз утка, бомбага тоталар. Әмма дошман боҗрасында калган шәһәрдәге коточкыч шартлар ленинградлыларның һәм аны саклаучыларның рухын сындыра алмый, фашистларның төньяк башкаланы басып алу планнары барып чыкмый. Совет солдатларының тиңдәшсез батырлыгы, Ленинград халкының фидакарь хезмәте һәм ныклыгы 1943 елда дошман боҗрасын өзәргә, ә бер елдан шәһәрне камалыштан тулысынча азат итәргә мөмкинлек бирә. Бу җиңү бик кыйммәткә төшә. 900 көнгә якын сузылган Ленинград камалышында ачлыктан һәм салкыннан миллионнан артык кешенең гомере өзелә.

Ленинград янында гитлерчыларны тар-мар итүгә республикабыз да өлеш кертә. Шәһәрне саклауда һәм чолганыштан коткаруда йөз меңләгән якташыбыз, шул исәптән әлкилеләр дә катнаша. 45 меңнән артык татарстанлы  Нева ярындагы шәһәр өчен сугышларда һәлак була.

Ленинград һәм Волхов фронтлары составында шәһәрне саклауда районыбызның Сихтермә мәктәбен тәмамлаган Александр Глухов, Александр Красильников, Василий Мукусев, Даниил Мурзаков, Михаил Тимофеев, Павел Трифонов батырларча катнашалар.

26 гыйнварда Хузангай музее, клуб, китапханә һәм мәктәп коллективлары берлектә әлеге героик орышка багышланган тантана үткәрделәр. Алар фронтовик авылдашлары истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар, телевизордан герой-шәһәрнең Пискарев зиратында узган хәтер чараларының туры трансляциясен карадылар. Аннан соң Кораллы Көчләр ветераны Александр Стрижнев баянда ленинградлыларның яраткан җырларын башкарды. “Волховская застольная” җыры бигрәк тә дулкынландыргыч яңгырады. Соңыннан укучылар Ленинград блокадасына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Бөек Ватан сугышындагы бу зур җиңүнең – Ленинградны дошман камалышыннанн азат итүнең 75 еллыгына  багышланган чаралар шулай ук С.Лисенков исемендәге музейда, мәктәпләрдә, клубларда да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев