Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районында “Җәлил укулары”нда 108 бала катнашты

​​​​​​​Балалар иҗат йортында беренче халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабы булып үтте.

Әлеге чара әдәби сүзгә, күренекле шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту йөзеннән оештырылды. Бәйге җиде номинация буенча узды. Анда 3 яшьтән 17 яшькәчә 108 бала катнашты. Балалар  Муса Җәлил әсәрләрен татар, рус һәм чуаш телләрендә яңгыраттылар. Шулай ук Муса Җәлил һәм яшь җәлилчеләр турында  рәсем бәйгесе дә оештырылган иде. Чуаш Кичүе урта мәктәбе укучылары Җәлил белән бәйле урыннарны видеоязмага төшерделәр. Мәгълүм ки, 1934  елда шагыйрь Муса Җәлил Чуаш Кичүе авылында өч айлык иҗат командировкасында булып киткән.

Бәйгенең җиңүчеләре дипломнарга, бүләкләргә ия булды. Аларның эшләре Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына җибәрелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев