Әлки районында мартта малайлар кызларга караганда өч тапкыр күбрәк туган
Яңалыклар

Әлки районында мартта малайлар кызларга караганда өч тапкыр күбрәк туган

Район ЗАГС бүлегендә мартта 12 бәбине теркәгәннәр.

Аларның тугызы малай, өчесе кыз. Ә ел башыннан 36 нарасый – 22 малай һәм 14 кыз – исәпкә алынган. Быел балаларның 7 се – гаиләдә беренче, 11 е икенче булып туган. 13 гаиләдә өченче сабыйларын кулларына алганнар. 3 гаилә дүртенче балалары туу сөенечен кичергән. Берәр гаиләдә алтынчы һәм җиденче бәбиләрен биләгәннәр.

Узган айда 8 пар (ел башыннан – 21) никахлашкан, 3 гаилә (4) таркалган, 31 райондашыбыз (79) мәңгелеккә күчкән.

Чагыштыру өчен: 2020 елның мартында 12 бәби (3 айда – 31) исәпкә алынган, 6 гаилә (16) төзелгән, 2 пар (7) аерылышкан, 26 кеше (79) вафат булган.

 


Нет комментариев