Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе дәвам итә

Бер-береңә ярдәм итә белү – кешене-кеше иткән сыйфатларның берсе. Күңеле киң, кулы юмартлар, шөкер, арабызда аз түгел. Һәм андыйлар теге я бу ярдәмгә мохтаҗларга теләп ярдәм итә. Яңа уку ел башланыр алдыннан үткәрелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе щундый булышлыкның матур бер үрнәге ул.

Салман авылында яшәүче Кузнецовлар гаиләсендә алты бала үсеп килә. Әниләре Ирина Михайловна әйтүенчә, артык та түгел, ким дә түгел – өч малай һәм өч кыз. Шат күңелле, сүзгә оста Ирина бу кадәр баланы үстерү авырлыкларына оптимистларча карый. Беренче сентябрьдә бу гаиләдән ике бала мәктәпкә укырга бара. Олы кызлары техникумга җыена. Ике кечерәкләре бакчага йөри. Әнисе янында бер яшьлек сабыйлары.

–Мәктәпкә әзерләү ансат эш түгел, ничек акча җиткерәсез?-дип сорадым әни кешедән.

–Билгеле! Беләсезме, хәзер бөтен әйбер кыйбат, акча күп кирәк! Азга булса да арзанрак дип дәфтәр-ручка ишене без Казандагы зур бер кибеттән алып кайттык. Аз булса да, файда!–диде ул. Аннары болай дип өстәде.

–Менә ничә ел инде безгә районнан булышалар. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” дигән чара үткәрәләр дә, балаларга букча һәм спорт киеме бүләк итәләр. Бик яхшы чара бу, аны мәрхәмәтле кешеләр уйлап чыгарган. Без чын күңелдән рәхмәтле аларга. Газетагызда шулай дип языгыз, яме! Алга таба да туктатмасыннар бу эшне!

Юхмачыда да шундый зур, тату гаилә яши. Удальцовларның ул-кызлары җидәү! Көнләшеп үләрсең! Шул ук вакытта бу кадәр баланы үстерү өчен күпме акча кирәген дә чамалыйсың, билгеле.

–Мәктәпкә әзерләнү ансат түгел, билгеле, һәм ел саен үтә торган акция безнең гаилә өчен бик тә мөһим. Рәхмәт анда катнашучыларга, чөнки аларның юмартлыгы аркасында безнең балаларга бушлай портфель, фикультура дәресләренә кияргә костюм бирәләр. Ә бит ул букчалар шундый кыйммәт! Безнең өчен зур ярдәм, рәхмәттән башка сүзебез юк,–ди җиде бала әнисе Светлана Владимировна.

...Быел “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенең бер өлеше 12 июньдә ук үтте: Россия көнендә 103 балага мәктәп букчалары тараттылар. Район мәгариф бүлеге җитәкчесенең хуҗалык эшләре буенча урынбасары Наталья Захарова әйтүенчә, I сыйныфка барачак тагын 93 балага портфельләр таратылачак.

–Әлегә исемлекләр төзибез, ярдәмгә мохтаҗларны ачыклыйбыз. Шунысы билгеле: 50 дән артык укучыга спорт костюмнары биреләчәк. Акциядә һәрвакыттагыча Хәйруллин “Хәйрия фонды”, “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, оешма-учреждениеләр коллективлары, “Хузангай” җәмгыяте, эшмәкәрләр һәм башка игелекле кешеләр катнаша. Алар ярдәме белән без балалар үстерүче бик күп гаиләләргә ярдәм итә алабыз,–ди ул.

Акциянең икенче өлеше августның егермеләренә тәгаенләнә. Ул һәрвакыттагыча юмартлык, игелеклелек бәйрәме рәвешендә үтеп, дистәләгән кызларны, малайларны, аларның әти-әниләрен сөендерер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев